МӘКЕРСЕЗ с. 1. Чиста күңелле, яхшы ниятле, беркатлы, мәкер белмәгән. Табигать хәйләләми, мәкерсез ул. Х.Камалов. Эдуард Мостафин – тумыштан моңлы шагыйрь, мәкерсез, күңеле бай, үзе фәкыйрь шәхес. Р.Батулла 2. рәв. мәгъ. Мәкердән башка, хәйләләмичә. Аяныч хәлендә дә Хәлил хәйлә һәм мәкерсез булдыра алмый. Т.Галиуллин |