МӘКЕРЛЕЛЕК и. Мәкерле булу; эчкерлелек, астыртынлык. Әле озак вакытлар ул [Тимерхан] Гайфулланың фаҗигале үлемен, японнарның мәкерлелеген оныта алмыйча, кара кайгыга калып йөрде. Г.Ахунов. Үземнең уйнавым белән кешеләрдәге мәкерлелекне, астыртынлыкны фаш итәргә тырыштым, кешеләрне уяу булырга өндәдем. Ф.Ильская. Мәкерлелек бетерә, һәлакәткә китерә. К.Латыйп



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә