МӘКЕРЛЕК и. Астыртынлык, астыртын усаллык, астыртын явызлык, эчкерлелек. Мәгълүм булганча, зур сәясәткә мәкерлек тә, хыянәт тә, җинаять тә хас нәрсәләр ---. Ә.Еники. Ләлә һич мәкерлек көтмичә, кулларын җиң эченә тыгып, сабыр гына басып торган Һаҗәрне йомшак кар көртенә кинәт этеп җибәрде дә үзе дә кар эченә ташланды. Г.Әпсәләмов. Комбат баш иде һәм, империализмның мәкерлеген үз күзләрең белән күреп кайт, алайса, дигәндәй, шәһәргә чыгарга рөхсәт кәгазе язып бирде. Ш.Рәкыйпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә