МӘКЕРЛЕ с. 1) Эчкерле, астыртын усал, астыртын явыз (кеше). Дошман никадәр генә мәкерле булмасын, нинди генә каршылыклар күрсәтмәсен, ул хәзер актык сулышын сулый, аның актык минутлары җитте. Г.Бәширов

2) Мәкергә корылган (уй, ният һ.б.ш.). Еракка төбәлгән бик мәкерле исәп иде бу. Г.Әпсәләмов. Хәйләкәр зат синнән яшерергә теләгән мәкерле уй-фикерләрен барыбер яшерәчәк. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә