МӘКАМ и. гар. кит. 1) Дәрәҗә, тоткан урын. Бәс, шәех Хәбибулла әйтте: «Сезнең кебек түрәләрнең мәкаме бу түгелдер». К.Насыйри. Аңа [Ш.Галиевка] мөнбәр, шөһрәт, мәкам, дәрәҗәләр кирәк түгел. Т.Галиуллин

2) Көйле тавыш, көйле тон. – Исәнме, мәгърур Кояш! – диде ул [Сәетҗан бабай] тантаналы итеп, ниндидер бер моңлы мәкам белән. Р.Фәизов. Хәтеренә төште: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган чакта, коръәнхафиз мөгаллимнәре Вәли кари да Коръән сүрәләрен әнә шундый затлы мәкам белән, күңелеңне эретердәй итеп укый торган иде... Р.Низамиев. Сабыр мәкам белән изге китап Көен көйләр иде [әнкәй]. Х.Әюп



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә