МӘКАЛЬ и. гар. Җәмгыять тарафыннан үз ителеп уртак кулланылышта йөргән кыска һәм тирән мәгънәле, гадәттә нәсыйхәт бирә торган калыплашкан тәгъбир, тапкыр сүз. А.Яхин халык җырларын, табышмакларын, мәкальләрен һәм мәзәкләрен системалы тикшереп, татар фольклорының традицион жанрларына яңача карый алды. Т.Галиуллин. Шуның өстенә «Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын» дигән мәкальне дә беләбез. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә