МӘКАЛӘ и. гар. Журналда, җыентыкта яки газетада фәнни яисә публицистик стильдә язылган кечерәк күләмле инша. Мин беркатлылык белән аның үзен һәм иҗатын мактап мәкаләләр яздым, ә ул нәкъ киресен эшләде. Г.Бәширов. Шулай бервакытны «Яшь ленинчы»да бөтенләй көтмәгәндә минем бер кеп-кечкенә мәкалә, дөресрәге, гап-гади бер хәбәр басылды. Н.Фәттах. Мәкаләдә борынгы рун язмаларының башкорт язмалары булуы хәбәр ителгән иде. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә