МӘК и. рус бот. 1) Мәкчәчәклеләр семьялыгыннан матур эре чәчәкле, эченә вак орлык тулган тартмачыклар формасында җимеш бирә торган үлән үсемлек. Әлегә тюльпаннар белән янып торган кызыл чәчәкле вак мәкләрдән башкалары чәчәк атмаган, әмма чәчәк атканнары да күз явын алып, әллә каян ук балкып утыра. Р.Вәлиева. Мәк чәчәк атканда төсе-исе белән исертә, орлыгы өлгереп, күп ашасаң, орлыгы белән тилертә. Г.Хөсәенов. Мәк, кыяр, борчак һәм кайбер башка үсемлекләрнең җимешендә бер генә орлык түгел, ә бик күп орлык үсә. Ботаника

2) Шул үсемлекнең орлыгы. Өстенә мәк сибеп клиндер, булки пешергән [Фёдор Алексеевич]. Ш.Рәкыйпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә