МӘЙХАНӘ и. фар. 1) Исерткеч эчемлекләр сатыла һәм кулланыла торган йорт. Мәйханәләр вә кабаклар кимесә, үлем аз булыр иде вә авыру-сырхау аз булыр иде. К.Насыйри. Кич белән күрше мәйханәгә кереп, тиречеләр, итчеләр, извозчиклар, жуликлар белән катышам. Г.Тукай. Тамашачылар, кәефе кырылып, мәйханәгә киткәли башладылар. Х.Туфан 2) күч. Ыгы-зыгы, шау-шу, буталыш. Танышасың, өметләнәсең, әллә нинди мәйханәләр килеп чыга... Г.Зәйнашева ◊ Мәйханә килү Ыгы-зыгы килү, буталу. Тәрәзәгә тагын бер күләгә төшә: эчтә дә бер «милиционер» мәйханә килә, ахрысы... З.Фәтхетдинов. Заһит чүмәлә тарттыручы малайларның мәйханә килүләрен күзәтеп, абайламыйча да калган: кыз-кыркын, егет-җилкенчәк кибән тирәсенә җыелган икән. М.Әмирханов. Әйе, пәрдә ачылганга кадәр әле фойеда тамашачылар кырмыска урынына кайнаша, аларның бер ише буфет тирәсендә мәйханә килә. Р.Низамиев |