МӘЙЛӘ’Ү ф. Мәй эчү, мәй белән сыйлану. Монда гел башка тамаша, Монда гел бүтән хәлләр: Мәйләүдән чәйләүгә күчкән Әҗәл белән Әлмәндәр. Г.Морат. Әгәр бу хәл дөрес булса, алар кабат аракы юллап, Фаизларның әбисендә мәйләп утырыр идемени? Безнең гәҗит Мәйләп алу Бераз, аз гына мәйләү. [Кәбир:] Шаянрак тон белән: – Әйдә, чәйгә хәтле башта печтик кенә мәйләп алыйк әле, – диде. Г.Бәширов. Хәтта Бәширов кияве булса да, үзен бик гади тотты, студентлар белән чәйләп, мәйләп алудан да баш тартмады [М.Мәһдиев]. Т.Галиуллин Мәйләп тору Сөйләү моментында яки әледән-әле мәйләү |