МӘЙДАНЧЫК и. 1) Билгеле бер максат белән файдаланырлык итеп әзерләнгән урын; тигез җир, зур булмаган мәйдан. Шуннан соң мин аны икенче көнне, кичке ашка керер алдыннан, шушы кечкенә мәйданчыкта күрдем. Ә.Еники. Элеккеге киң ишегалдында балалар уйнар өчен мәйданчык. М.Хәсәнов. Карт аңа мәйданчыкта җилдәй җилдергән чандыр гына малайны күрсәтте. М.Насыйбуллин

2) Нинди дә булса эш башкара торган урын. Табылдыкларны һәр квадраттан аерым-аерым өемнәр белән янәшәдә генә җиһазландырылган мәйданчыкта эшләүче лаборант кызларга илтеп тапшырабыз. Ф.Хуҗин. Көтүчеләргә малларны күзәтү өчен, күтәренке итеп такта түшәп ясалган мәйданчык иде ул элек. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә