МӘЙДАН и. гар. 1) Шәһәр яки авыл эчендә биналар, корылмалар булмаган ачык, буш урын. Өчәүләп вокзал каршындагы мәйданга чыктылар. А.Хәсәнов. Манара тирәсендә иркен мәйданны койма белән әйләндереп алганнар да турникет куйганнар ---. М.Маликова. Һәр иртәдә чираты килеп җиткән гаилә кешеләре, читтән көтү көтәргә дип махсус кайткан туган-тумачасын алып, үзәк мәйданга барып баса. Г.Гыйльманов

2) Берәр нәрсә биләп торган урын, җир; киңлек, территория. Кайберләренең, бигрәк тә болгар шәһәрлекләренең, мәйданы берничә йөз гектарга җитә бит. Ф.Хуҗин. Бу храмның мәйданы 40 мең квадрат метрга җиткән заллары бар!.. М.Мәһдиев. Карагай безнең ил урманнарында башка агачларга караганда иң зур мәйданны алып тора. Ботаника

3) Күмәк төстә күңел ачу уеннары һ.б.ш. була торган урын. Алар һәр җирдә – танцы мәйданнарында булсын, концерт залларында булсын, күңелле прогулкаларда булсын – һәрвакыт бергә күренә башладылар. И.Гази. Мәйданда уеннар күп – кайсына өлгермәк кирәк. М.Хуҗин

4) Шундый урында үткәрелә торган уеннар. Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйларын Язмыймын, куркып, еракларга китәр, дип уйларым... Г.Тукай

5) Сабантуй үткәрелә торган урын. Юаш күренгән малайдан Мәйданда батыр чыгар. Ш.Галиев. Көрәш кыза мәйдан уртасында, дулкынлана халык: кем җиңәр? Х.Әюп. Инде мәйдан тирәли ыспай киенеп, култыклашып йөргән Кәүсәрия белән Әлтәфне күргән авыл халкы исә шаклар катты. И.Хәйруллин

6) Волейбол, футбол һ.б. спорт уеннары өчен махсус урын. Инде спорт мәйданы да ясап бирергәме? Х.Сарьян. Таш-бетон панельләрдән җыеп салынган терлек абзарының волейбол мәйданы чаклы ишекләрен ачып керүгә, төче силос, әче сидек исе белән туенган җылымса һава борынга бәрелде. А.Вергазов

7) мат. Яссылыкта, өслектә яткан геометрик фигураларны характерлый торган математик зурлыкларның берсе. Озынлык белән киңлек билгеле булганда, мәйданны исәпләргә авыр түгел. Яшь натуралистларга

8) Нинди дә булса хәл, вакыйга булган урын. Абага чәчәге турында хыялланып йөри-йөри, Рөстәм үзен фронтта, сугыш мәйданында хис итте һәм язны көтте. Г.Кутуй

9) күч. Нинди дә булса эшчәнлек өлкәсе. Нишлисең, иҗат мәйданы шулай булырга тиеш тәдер. Р.Фәйзуллин. Әмма бу очракта инде тикшерү мәйданы тагы да киңәя төшә, аның юнәлешләре арта, бер юрамага икенчесе өстәлә. М.Насыйбуллин. Кайда гына күз төшермә, Күз салма кая гына – Әдәби мәйданга яки Азатлык мәйданына – --- Һәркайда да ул булыр [Рабит Батулла]. Л.Лерон

10) күч. Нәрсәнең дә булса барлыкка килүе, гамәлгә ашуы, яшәве өчен мөмкинлекләр, юл. Әдәби әсәрдә сүзгә кысан булса булсын, фикергә киң, иркен мәйдан булсын. Х.Бәдигый. Прозаикка әдәби портрет та, образның эчке һәм тышкы сурәте дә бу очракта җиңелрәк бирелә, иҗади хыялга да мәйдан киң була. Р.Фәтхрахманов. Югыйсә моңа C.Габәшинең рух һәм белем мөмкинлекләре дә киң мәйдан бирә, чөнки ул – татар һәм, гомумән, ислами Көнчыгыш мәдәниятен якыннан белә, ярата. Милли моңнар

11) күч. Берәр урында җыелган халык; кешеләр төркеме. Син дә, мин дә сүзсез калдык, Мәйдан да тынды төсле. Р.Гарифуллина. Кинәт искән җилдән шадраланган тыныч күл шикелле, мәйдан бердәм хәрәкәткә килде. М.Ибраһимов. Мәйдан көләр иде, биер иде, Әй очыныр иде шатлыктан! Н.Сафина

12) күч. Берәр нәрсәнең таралыш, кулланылыш киңлеге. Татар иле язмышы, тел язмышы кыл өстендә торганда, халкыбызның дәрәҗәсен халыкара мәйданга чыгару өчен галим булып җитешергә этәргеч биргәндер. Ә.Халитов. Милли мохитебезнең мәйданы әнә нинди зур икән, моңа кадәр күреп кенә җиткерә алмаганбыз. Р.Шәрәфиев

Мәйданга килү 1) Барлыкка килү, туу. Шунлыктан күп санлы дидактик рухлы үгет-нәсыйхәткә нигезләнгән әсәрләр мәйданга килде. Ә.Хуҗиәхмәтов. Яңа заман әдәбияты мәйданга килә. Ә.Закирҗанов; 2) Басылып чыгу; дөньяга чыгу, матбугатта чыгу. «Габделбасыйр гыйшкы», «Тигезсезләр», «Сүнгән гыйшык» кебек матур һәм тирән эчтәлекле әсәрләр бер-бер артлы мәйданга килеп торалар. Ф.Әмирхан турында истәлекләр; 3) Халыкка ачылу, билгеле булу. Мәйданга чыгу к. мәйданга килү. Кайчан да булса гомум тарихыбыз мәйданга чыгармы? Р.Вәлиев. Үз вакытында Мирсәетнең ярдәме белән мәйданга чыккан Салих Атнагуловның «Эшче» газетасындагы мәкаләләрен уку аеруча авыр була. Р.Мөхәммәдиев. Тамырларның киселүе, традицияләрнең бетерелүе, милли деградациянең мәйданга чыгуы... А.Хәлим. Мәйдан тоту Ярышта җиңү; өстен чыгу; өстен булу. Шоңкар юкта ябалак мәйдан тотар. Мәкаль. Бабайларым мәйдан тоткан, Әтием дә бил алышкан… Л.Лерон. 1951 нең февраль ахырында 17–18 яшьлекләр арасында «Хезмәт резервлары» спорт җәмгыяте беренчелегенә оештырылган бәйгедә 67 килограммга кадәрге урта үлчәүдә мәйдан тотты [Сафин]. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә