МӘЗҺӘБ и. гар. 1) Ислам дине фикъһын төрлечә аңлау һәм аңлатудагы аермалар сәбәпле барлыкка килгән тармакларның һәрбере. Әле бит шунысы да бар: күпчелек Кавказ мөфтиятләре Әбү Хәнифә мәзһәбенә түгел, шафигый мәзһәбенә карый. Ватаным Татарстан

2) Гыйлемдә, фәлсәфәдә, дөньяга карашта тоткан юл, юнәлеш; мәсләк. Алардан бераз соңрак яшәгән Ш.Мәрҗани да бу турыда: «Мин үземне һичкемнең фикер һәм мәзһәбенә иярергә мәҗбүр дип белмим», – дип белдергән. Г.Ибраһимов. Бөтен нәрсә төгәл генә дөрес булсын, иманга хилафлык килмәсен. Менә шушындый мәзһәб. Ә.Баян. Әллә кайчан үз «мәзһәбен» тудырган, Ул какшамас кәнәфигә утырган. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә