МӘЗЛУМ с. гар. 1. Кыерсытылган, кимсетелгән, золым күргән. Гасырлар буенча изелгән мәзлум милләтләргә тулы азатлык килде. Ә.Еники. Мәзлум халык хокук, ирек даулый, Тәрәккый да була төрлечә. Г.Афзал 2. и. мәгъ. Кыерсытылган кеше. Мәзлумнарга якты, нурлы көннәр килде, – Азатлыкның кояшы тугды имди. Г.Тукай. [Хәмдия:] Түгел! Түгел! Мин көтүче яры түгел. Мин – мәзлумнарны яклаучы саф күңелле кыз. М.Фәйзи. 1912 елның язында бик ярлы кеше вафатыннан соң Коръән укыгач, алга куелган бик күрексез, шикле ризыктан (мәзлумнарны кимсетмәү өчен) яхшысынмый гына авыз итә [Мирзаян мулла]. Ә.Баян |