МӘЗИН и. гар. сөйл. Мөәззин, азанчы. Мулла белән мәзин килеп җитте. Г.Бәширов. Мәҗлесләрдә дә, бүтән муллалар шикелле, үзе башлап акыл сатарга яратмый, бары сорауларга җавап кына биреп утыра, Коръәнне дә күбрәк мәзиннән укыта --- иде [Искәндәр ахун]. Ә.Еники. Агай бик теләп ризалашты, «ярты сәгать тә узмас, укымышлы мәзин өеңдә булыр» дип ышандырды. Р.Мөхәммәдиев |