МӘЗӘКЧЕЛ с. к. мәзәкчән. Равил Габделхәевич та – бик мәзәкчел кеше. Т.Нәҗмиев. Вакыты белән кискен, вакыты белән мәзәкчел, ә тулаем алганда, тирән мәгънәле фәлсәфи фикер алышуны без, Алла бирсә, телевизорлардан тыңларбыз. Р.Харис. Үзе дә мәзәкчел кеше булганга, ул бу эшне бик мавыгып башкара, хәтта кайчагында артыгы белән. И.Хәйруллин |