МӘЗӘКЧЕ и. 1) Мәзәкләр сөйләргә яратучы һәм шуларны оста сөйләүче кеше. Ул [Рим Кәримов] – артист, диктор, тәнкыйтьче, оештыручы, оста мәзәкче, тагын әллә кемнәр... Т.Галиуллин. Мәсәлән, Мефистофель белән йөрүче ике мәзәкченең тозсыз мәзәкләре аша явызлыкның фәкать әшәке күңелле җаннар өчен генә көлке булып тоелуы аңлашыла. Л.Шәех. Моннан Дюреның беркайчан да мамыкны күрмәгән, фантазёрлар яки мәзәкчеләр сүзеннән генә чыгып язган икәне ачык күренә. Робинзон эзләреннән 2) Циркта: комик. Мәзәкчеләр шаркылдап көләләр дә югалалар. И.Юзеев |