МӘЗӘКЧӘН с. Мәзәк, кызык нәрсәләр сөйләргә яратучан, шаян, шук. Җор телле, мәзәкчән, биниһая талантлы иде халык композиторы ---. Г.Гомәр. Әнә әтинең дә күзләре дымланган, һәрвакыт көләч, мәзәкчән булса да, бу юлы чыраена мин аңламастай сагыш кунган. Ә.Рәшит. --- Сәйфулла һәрвакыт шат, мәзәкчән, җор теленнән рәхәтләнеп көлдерә торган уен-көлкеле сүзләр коелып кына тора. Сәхнә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә