МӘЗӘКСЕНҮ ф. Гаҗәпләнү, сәерсенү, сәер нәрсә дип кабул итү. Малай мут елмаеп торган картка мәзәксенеп текәлде. М.Галиев. Аның бу сүзләре миңа бик сәер тоелды: – Нинди тылсымлы кәгазь ул, кайдан таптыгыз, кем бирде аны? – дип мәзәксенеп сорадым. С.Сабиров Мәзәксенеп калу Аптыраган, сәерсенгән хәлгә килү. Бухгалтерлары, ни әйтергә белмичә, мәзәксенеп калдылар. С.Рафиков Мәзәксенеп тору Гаҗәпләнгән хәлдә булу |