МӘЗӘКЛЕК и. Мәзәк хәл; кызык нәрсә. Бичара, өйләнмәгән, сөкәт кадәр гәүдә белән мәзәклекләр эшләп йөргән. М.Мәһдиев. Аларны балалар авызыннан ишеткәндә, бигрәк тә күңелгә хуш килә икән, бу күренештә уш китәрлек мәзәклек тә бар. Б.Рәхимова. «Бер кирпеч, ике кирпеч...» көнкүреш комедиясендә мәзәклек, балаганлык өстенлек итә. Ә.Закирҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә