МӘЗӘК и. гар. 1. 1) Шаярып, уйнап әйтелгән сүз, уенчак сүз. --- Җиһангирның сүзен уен-көлке, мәзәк дип кенә кабул иткән кешеләр аны шунда ук оныттылар да... А.Гыйләҗев. Сөйләгәне исә гел мәзәк булды. М.Мәһдиев 2) Анекдот. Тәлгать Нәҗмиев, «Саба мәзәкләре», «Тагын... Саба мәзәкләре» дип аталган китаплар чыгарып, изге эш башкарды. Т.Миңнуллин. «Төчкерек мәзәкләр» язып, Күпме кәгазь «ашады» [Марсель Гали]! Л.Лерон. Иртәнге чәйне эчкәндә дә, төрле мәзәкләр сөйләп, сеңлесен көлдереп бетерде. Х.Ширмән 3) Кызык; көлке; күңел күтәрә торган шаянлык һ.б. Шуның өчен алар, үзара төрле шуклыклар, мәзәкләр уйлап, күңелләрен күтәрергә тырышалар. Р.Батулла. Шуннан үзләренә мәзәк табалар. Рәхәтләнеп бер көлешеп алалар. С.Поварисов. Габделхакка ышаныч юк, аннан да мәзәк табарга булдыра ул, ләкин бу юлы мин эшләгәннәрне кабатлады, монысы өчен рәхмәт аңа. Г.Госман 2. с. мәгъ. 1) Көлдерә торган, кызык, шаян. Борын белән бәйле хәйран гына мәзәк хәлләр дә сөйләнелә, төрттерүләр дә була. Т.Нәҗмиев. Ул [Искәндәр] --- һәркемгә карата кыска, үткер һәм мәзәк шигырьләрен әйтеп көлдереп тә ала. Р.Фәизов. Иптәшләре белән сөйләшкәндә генә түгел, сафта йөргәндә дә, мәзәк сүзләр кыстырып куярга ярата [Шәрип]. Р.Кәрами 2) Кызык, үзенчәлекле, сәер. Безнең капка төбенә җыелган күрше-тирәләр аның бу мәзәк гадәтенә каш җыерып та, көлеп тә карап утыралар. М.Галиев. Безнең ише читтән карап торган кешегә мәзәгрәк тә инде үзе. М.Маликова. Бу мәзәк кошлар [балтабарлар] үзләре оя ясамый, ә йомыркаларын, безнең күке кебек, бүтән кошлар оясына сала. Кызыклы физиология 3. рәв. мәгъ. Сәер рәвештә, кызык. Әйбәтрәк өйле, сыерлы, сарыклы кешеләр, кайгырышсалар да, артык аһ ормыйча гына торганда, Маһисәрвәр апаның шушылай үрле-кырлы сикеренүе, бер караганда, шактый мәзәк тоела иде, әлбәттә. В.Нуруллин. Бу хәлләр ул чакта мәзәк тоелса да, мин озак вакытлар, олы кешеләрне рәнҗеттем бит, дип борчылып йөрдем. Ә.Хәсәнов 4. хәб. функ. Кызык, сәер. Бөкре җилкәле кешенең ярсып өстәл астына кереп китүе дә мәзәк кайберәүләр өчен, диван өстендә селтәнеп маташуы да көлке! А.Гыйләҗев. Шунысы гына мәзәк: салкын көннәр җиттеме, кое шакырдап туңа да кызганыч дәрәҗәдә серсез булып кала. Ә.Баян ◊ Мәзәк итү к. мәзәккә алу. Идриснең төнге икедә япа-ялгыз су коенуын мәзәк иткән укучылар, шукланып бии-бии, һаман җырлашып тордылар. А.Гыйләҗев. Мәзәккә алу Көлү; кем яки нәрсә турындадыр көлеп сөйләү, җитди кабул итмәү. Бу гайре табигый хәл иде мөселман сугышчылары өчен, шуңа аларны кайтып-кайтып мәзәккә алып та сөйләделәр. Р.Мөхәммәдиев. Мәзәк ясау Кызык ясау, шаяру, күңел ачу. Бәхтияровның аңлы рәвештә шундый уйдырма хәбәр таратуы каракларны өркетеп мәзәк ясау өчен генә түгел иде, әлбәттә. М.Насыйбуллин. Сиңа кешедән көлү, мәзәк ясау булсын. Т.Галиуллин |