МӘЗ с. фар. диал. Барыннан да риза, канәгать булган

Мәз бетү Мөкиббән китү, соклану; мөкиббән булу. Ахирием мәз бетеп тел шартлата-шартлата әйтте ---. З.Мәхмүди. Мин беләмен, сез йөрисез мәз бетеп. М.Фәйзи. Мәз булу Ләззәтләнү. Сәлим илә Зәйнәп, чыкка чыланып агарган, йомшарган аякларына карашып, мәз булып, аталары артыннан баралар иде. А.Таһиров. Мәз китү к. мәз бетү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә