МӘҖҮСИЛӘ’РЧӘ рәв. Мәҗүсиләргә хас булганча, мәҗүсиләр кебек. Ул яши-яши акыл җыйган авыл карты кебек тирән уйга чума, мәҗүсиләрчә матурлыкка табына, тын сагышка бата, шуңадырмы, аның шигырьләрендә әүлиялык чаткылары да чагылып киткәндәй була ---. Н.Гамбәр. Сүземнең башында ук, куеныбызга карандаш-дәфтәр кыстырып, Тарбели тавына күтәрелүебез, табигатькә мәҗүсиләрчә мөкиббән китеп, шигырь дөньясына чумуыбыз хакында язган идем бит. Р.Әхмәтҗан. Кояш чыгышы ягында калган авылы, карт наратлары шаулаган зират, өянке янында озатып калган Нәзифә – күз карасыдай кечерәеп, йөрәгенә сыйган шушы күренешкә ул мәҗүсиләрчә табына. М.Галиев |