МӘҖҮСИ с. 1. Мәҗүсилеккә бәйләнешле; мәҗүсилеккә хас йола-гадәтләрне тоткан; мәҗүсилек өстенлек иткән. Эш шунда ки, борынгы мәҗүси чорларда Көнчыгыш халыклары табигатьтәге бердәнбер, мәңгелек, җир тормышының төп чыганагы булган кояшка табынганнар. Г.Рәхим. Юк, иманга өндәми Мәҗүси имче сүзе. Күрәзәсе һәр өйнең – «Аятелкөрси» үзе. Г.Садә. Нәстә түти, буш өй күреп, «ай-вай» килә башлады, төрле мәҗүси догалар пышылдап, түргә узды, кечкенә агач сандыктан Орман потын алды, ике уч арасына куеп ышкый башлады. Г.Гыйльманов

2. и. мәгъ. Мәҗүсилек ышанулары белән яшәгән, мәҗүсилек йолаларын тоткан кеше. Мәккә юлында аларны христиан да, мәҗүси дә түгел, ә нәкъ менә мөселманнар – чүл гарәпләре талаган. М.Мәһдиев. Мәҗүсиләр тартылгандай утка, Мин ымсынып сиңа төбәләм. Р.Зәйдулла. Славян кенәзләре, мәҗүсиләр гадәте буенча, зур биналар салырга керешкәнче, иртәннән үк юлга кешеләр чыгарып җибәргәннәр. Кызыклар дөньясында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә