МӘҖҮС и. гар. иск. 1. 1) Мәҗүсилек. [Балтамар:] Мәҗүс колы! Әнә бакыр пәриеңә табын! Ә.Баян 2) Мәҗүси ышанулар белән яшәгән кеше; мәҗүси. Мәдрәсә хәзер рәсүл алдында калтыранып торган мәҗүс хәлендә калды. С.Поварисов 2. с. мәгъ. Мәҗүсилеккә хас, мәҗүсилеккә караган. Бу урында бер нәрсә хәтергә килә: безнең халык җырларында халкыбызның мәҗүс заманнарында җырлаган җырлары дип хөкем итәрлек бер җыр да сизелми. Г.Тукай |