МӘҖРУХ с. гар. кит. 1. Яралы, җәрәхәтле. Кичәдән җыелган бөтен акча, ишеткәнемчә, мәҗрух кызыл гаскәриләр файдасына китәчәк. Ә.Еники. Әйе, аларның күңелләре китек булган, мәҗрух. А.Тимергалин. Күптән түгел арабыздан киткән Мөдәррис Әгъләмнең соңгы шигырьләреннән берсе, сизгәнегезчә, үзенә күрә шигъри васыять булырлык мәҗрух җан авазы шикелле яңгырый. З.Мансуров

2. и. мәгъ. Яраланган, җәрәхәт алган кеше. Хастаханәләрдә мәҗрухлар азайды. Г.Камал. Мөслимәләр җәмгыяте мәҗрухларны карау эшен үз өстенә ала. К.Тинчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә