МӘҖНҮН и. гар. 1. 1) Акылдан язган, дивана, җенләнгән кеше. Мин шул булмасын, дим, аның үзен мәҗнүн кебек күрсәтүе Алланың әмере берлә булмасын, дим. Г.Исхакый. Мәҗнүн микән, мәхлук микән мин. Р.Закиров

2) Гыйшык утында газап чиккән кеше. Минем Гранит абый да гашыйк мәҗнүнгә әйләнде әле. Ф.Яхин. Бәлки, алай итәргә кирәк булмагандыр: беренче генә тапкыр шундый өмет белән ышанып талпынган йөрәкне бер күрүдән гашыйк булган мәҗнүн кыяфәтенә кереп ымсындыру ярамагандыр. Ш.Янбаев. – Мәҗнүн син бүген! – диде Фатих, Мәхмүткә китәргә ишарә ясады. Р.Батулла

2. с. мәгъ. Тилергән кебек, юләрләргә хас сыйфатларга ия булган. Ышандым мин: сөю ул – могҗиза, Мәҗнүн карашларың исертте. А.Бикмуллина. [Хаким:] И мәҗнүн хатын! Әле һаман да шул буш хыяллар белән юанып яшисеңмени? М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә