МӘҖМУГА и. гар. 1) Җыентык, сайланма әсәрләр. Монда яңа әдәбияттан ике-өч роман, дүрт-биш шигырьләр мәҗмугасы, --- фарсы телендә берничә дәреслек бар иде. Ә.Еники. «Гомер фасыллары» дип, гаҗәеп бер тыйнаклык һәм гамәли бер аныклык белән исемләнгән бу китапны --- хикмәтле бер мәҗмуга дип атарга мөмкиндер. А.Хәлим. Кәнәфигә сеңгән иләмәннең куенында затлы мәҗмуга. З.Мансуров 2) Журнал, альманах. Әдәби, фәнни һәм сәяси эчтәлекле «Шура» мәҗмугасы 1917 елның 31 декабренә кадәр айга ике мәртәбә нәшер ителеп, барлыгы 240 саны дөнья күрә. Р.Исламов. К.Насыйри --- аерым бер мәҗмуга – журнал чыгару теләге белән янып йөргән. Фән һәм тел |