МӘҖЛЕСТӘШ и. Кем белән дә булса бергә бер мәҗлестә утыручы. – Амин, солтаным, хәерле сәгатьтә!.. – диде моңсуланып Иркен ага. – Берәрне кунар идеңез лә!.. – Ул мәҗлестәшләренә күз салды. А.Хәлим. Мәҗлестәшләр, гафу, сездән исә Мин беркадәр киттем читкәрәк. Г.Бәйрәмова. Мәҗлестәшләр, Мөхәммәт һәм аның ике улының сөйләшүләрен ишетмәсәләр дә, болар арасында ниндидер бәхәс бара бугай диеп, бераз сагаеп калдылар. Р.Сибат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә