МӘҖЛЕС и. гар. 1) Җыелыш, утырыш. Шундый бер вакыйга хәтеремдә калган: без съездга оппозициядә тора торган берничә яшь-җилбәзәкләр --- бюро мәҗлесләренең бер-икесендә үзебезнең ноктаи назарларын әйтеп калырга теләдек. Ф.Әмирхан. Җөмләдән, галимнәр мәҗлесендә Рәшит Сюняев, Роберт Нигъмәтуллин һәм башка дөньякүләм танылган галимнәр бар иде. Казан утлары

2) Берәр иҗтимагый, сәяси, милли һ.б.ш. берләшмәнең корылтае, съезд. Шул ук елның 20 ноябрендә Уфада Милли мәҗлес җыелып, күренекле шәхесебез Садри Максуди җитәкчелегендә эшен башлап та җибәрә. И.Таһиров

3) Парламент

4) Кунак ашы. Минем хөрмәткә оештырылган мәҗлес булып чыкты бу. И.Нуруллин. Пар чыгып торган ярым ачык ишектән өйдәге мәҗлеснең тавышы ишетелде. М.Мәһдиев. Шундый чәй мәҗлесләренең берсендә Салих өчен язмышын тамырдан үзгәрткән искитмәле хәл булды. Р.Низамиев

5) иск. Пьесада пәрдә яки күренеш. Бишенче мәҗлес. Соңгы мәҗлес



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә