МӘҖБҮРИЛЕК и. Ирексезлек, чарасызлык; кирәклек, тиешлек. Газаплы уйлар кемне күбрәк җәфалагандыр: Александр Невскийнымы, Даниил Галицкийнымы – әйтүе кыен, әмма бу вазгыятьнең фажигасе ике явызлыктан берсен сайлау мәҗбүрилегеннән гыйбарәт. Р.Хәким. Аннан соң, мәҗбүрилек белән эшләнгән эшнең ахыры хәерле бетәр дип, кем гарантия бирә ала? Р.Кәрами. Ул мәҗбүрилекнең безнең өчен уңай нәтиҗәләре дә булгалады. Л.Хәмидуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә