МӘҖБҮРИЛӘ’Ү ф. Кемнедер үз теләгеннән, ихтыярыннан башка нәрсәдер эшләргә этәрү, мәҗбүр итү. Мәҗбүриләп битен юдырта икән ана кеше дүрт яшьлек малаеның. Т.Нәҗмиев. – Юк, Әхнәф, мәҗбүриләмә, – диде Ирек, аның кулын иңбашыннан алып. Ф.Садриев. Таһир кызны мәҗбүриләп капкадан кертеп җибәрде ---. М.Кәбиров

Мәҗбүрили башлау Мәҗбүриләү билгеләре сизелү. Бу – миграция хезмәткәрләренә ошамый, Эмзарга психологик басым ясап, Русиядән китәргә мәҗбүрили башлыйлар. Өмет

Мәҗбүриләп тору Күпмедер вакыт мәҗбүриләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә