МӘҖБҮРИ с. 1. 1) Берсүзсез, каршылыксыз, һичшиксез үтәлергә, эшләнергә, башкарылырга тиешле. Фатирга кайткач, уңышлы яки уңышсыз сәүдәне юу – мәҗбүри хәл. Ә.Баян. Безгә чыбык «ашату» әти өчен дә мәҗбүри нәрсә түгел. Т.Галиуллин. Әсәргә партия җитәкчесен, өлкән туганның уңай вәкилен кертү мәҗбүри бер шартка әйләнде. Ф.Хатипов

2) Кануннар таләп итә торган. Бу әсәрләрдә колхозларның мәҗбүри хәрәкәт буларак оешуы, законсызлыкның көчәюе, әхлак дәрәҗәсенең түбәнәюе, кешенең кадере кимүе, хакимият тарафыннан яклау таба алмавы хикәя ителде. Ф.Хатипов

3) Булырга тиешле, зарури; үзеннән-үзе эшләнә торган, булмыйча кала алмый торган. [Рафаэль:] Аның өчен яннарына бару мәҗбүри түгел, гүзәлем, су читендә – дымлы урыннарда үсә ул агачлар. Р.Мөхәммәдиев. Чын шигърияткә тугры хезмәт итүнең мәҗбүри бер шартын үтәп, туктаусыз яңалыкка омтылучы, бик кыю һәм үзенчәлекле шагыйрь Газинур Морат. Р.Фәизов. Рус теле бит ул – Советлар Союзының бердәнбер дәүләт теле, димәк, барлык республикалар өчен дә мәҗбүри уртак тел. Ә.Еники

4) Үз ихтыярыңнан, теләгеңнән башка, ирексездән эшләргә тиеш булган. Торасың килмәгән чакта мәҗбүри торудан да әшәкерәк җәбер юктыр адәм баласы өчен. Ф.Садриев. Әмма әдип монда авыл хуҗалыгын мәҗбүри, тоташ күмәкләштерү турында сүз алып бармый ---. Ф.Хатипов

2. рәв. мәгъ. 1) Ирексез рәвештә, теләмичә, мәҗбүрән. Ләкин менә мәҗбүри ябылып ятарга кем риза икән? М.Маликова. Элек кешеләр әти-әниләренең хәлен белеп, бәрәңге казып, утын ярып килер өчен, өстәмә эш сәгатьләре алып эшләсәләр, хәзер исә ялны мәҗбүри бирәләр. Г.Бәйрәмова. Ләкин бу мәҗбүри ясалган туй фаҗига белән төгәлләнә. Н.Мөхибуллин

2) Зарури рәвештә, булмыйча кала алмый торган итеп. Хәзер исә бу мәҗбүри диярлек: көннәрдән бер көнне бөтен класс – бер класс кына түгел, ә бөтен Советлар Союзында барлык шәһәрләрдәге барча мәктәпләрнең фәләненче класслары һәммәсе пионер булып китә. А.Тимергалин

3. хәб. сүз Һичшиксез кирәк, үтәлергә, эшләнергә тиешле булу турында. [Мисбах:] Эчмәсәң эчмә, ашау мәҗбүри. Н.Әхмәдиев. Иң элек төпле, бөтен иҗатын күзәтеп бәя биргән кереш сүз мәҗбүри. Р.Мостафин. Муеныңа галстук – мәҗбүри. Ә.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә