МӘҖБҮ’Р БУЛУ ф. Ирексездән нәрсә дә булса эшләргә тиеш булу. Мең газап белән аякка басарга, юктан бар итәргә мәҗбүр булган алар [мөһаҗирләр]. И.Нуруллин. Сафия дублёр булып кына кала; ә дублёрлар белән режиссёр гадәттә ныклап эшләргә җитешә алмый, алар, беренче составның репетицияләрен күзәтеп, шуннан өйрәнеп кенә утырырга мәҗбүр булалар. М.Маликова. Шуннан соң ул балаларның исемнәрен Сәлим белән Сәлимәгә алыштырырга мәҗбүр булды. Р.Батулла |