МӘҖБҮ’РӘН рәв. гар. Мәҗбүр булып, ирексез рәвештә. --- мәҗбүрән эшемне бүлмәс идем, әмма ерак җирдән махсус кешеләр җибәреп, --- безне үзенең солтанатлы хозурына чакырган падишаһе әгъзам хәзрәтләренең үтенечен кире кагарга җөрьәт итә алмыйм. Ә.Еники. Димәк, Тукай заяга килгән һәм монда, башкалада, мәҗбүрән, ничарадан бичара гына Муса Биги өендә кунак булырга, ягъни кеше мәшәкатьләре өстендә тик ятарга тиеш була. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә