МӘҖБҮР с. гар. 1. 1) Ирексезләнгән, җәберләнгән. Нигә соң син мескен, мәҗбүр мужикларны Талавыңда белә алмыйсың хәт-чикләрне. Г.Тукай

2) Берәр эш-гамәлне башкарырга тиеш булган. Иң элек мине ашатырга тиешле әни, аннан соңрак матур итеп киендерергә мәҗбүр әни, аннан да соңрак, мин теләсә нишләп йөрсәм дә, кисәтеп миңа сүз әйтергә хакы юк әни. Т.Миңнуллин. --- кунак кына булып калачакбыз! Үзебез өчен даими һәм ышанычлы яшәү җирлеге таба алмыйча, каяндыр килгән һәм кире китәргә мәҗбүр затлар булып кына! М.Вәли-Барҗылы

2. хәб. сүз Ниндидер сәбәпләр аркасында яисә ирексездән берәр эш эшләргә, башкарырга тиешлек турында. Гаян, машинасын туктатып, аны [тавыкны] карарга мәҗбүр. М.Хуҗин. Хәер, режим сиңа ошыймы-ошамыймы, килешергә мәҗбүрсең. В.Нуриев. Озатышырга килгән Әхмәт Фәйзи, шул квитанция белән кассага барып, «багаж» бәясен түләргә мәҗбүр. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә