МӘЕТ и. гар. Үлек, үлгән кеше гәүдәсе. Мәет өстенә ефәк материя ябылган. Г.Әпсәләмов. Иртәгәсен зиратта Әсма карчыкның кабере янәшәсенә ике улының да мәетен ләхеткә иңдерделәр. Н.Әхмәдиев. Апам шунда [моргта] ятканда, мәетләрне китерүләрен үз күзләрем белән күреп тордым. В.Нуриев

Мәет чыккан йорт кебек (төсле, шикелле). Күңелсез, шомлы тынлык турында. Бөтен авыл мәет чыккан йорт кебек кайгыга чумды. Г.Бәширов. Авыл урамы мәет чыккан йорт кебек буп-буш. Г.Сабитов. Мәктәп мәет чыккан йорт кебек иде. Р.Батулла. Мәет чыккан йорттай к. мәет чыккан йорт кебек (төсле, шикелле). Авыл мәет чыккан йорттай тын калды. М.Мәһдиев. Көлешеп алган зал, җитди хәбәр көтеп, мәет чыккан йорттай тынып калды. А.Хәлим. Мәет чыккан өй кебек к. мәет чыккан йорт кебек (төсле, шикелле). Сөембикә белән Үтәмеш ханны бәйләп коллыкка озаткач, Казан мәет чыккан өй кебек бушап, җансызланып, шомланып калды. Р.Батулла. Мәет чыккан шикелле (төсле) к. мәет чыккан йорт кебек (төсле, шикелле). Син булмагач, өйдә дә күңелсез, мәет чыккан шикелле. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә