МӘЕ’Л ИТҮ ф. Күңел белән нәрсәгә дә булса тартылу, омтылу; нәрсәгә дә булса авышу; бирелү. Күңелен шул кызга мәел итте ул. К.Насыйри. Хәзрәт, бераз уңга таба мәел итеп, ике аршын озынлыгындагы көмеш башлы кызыл камыш таягыны ярты адым кадәр алга куеп, алга таба атлый башлап, өенә таба хәрәкәткә хәзерләндегене мөсафирга белдерде. Г.Камал. Вә хәрам мал җыярга мәел итмә. М.Гайнетдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә