МӘЕЛ и. гар. 1. 1) Нәрсәгә дә булса тартылу, күңел яту, күңел кую 2) Нәрсәдер уйлап яки нәрсә белән дә булса килешеп, билгеле бер нәтиҗәгә, фикергә килү яки күчү процессы; авышу 3) Омтылыш, теләк, кызыксыну. --- шундый әдәби парчалар анда матур вә ләтыйф хисләр вә мәелләр уятып, ниһаять, әдәбиятның үзенә мәхәббәт вә мәел куәтләндерүгә сәбәп улдыгы һәркемгә мәгълүмдер. Г.Ибраһимов. Сез, алайса, адәмнең рухында яхшылыкка, икенче кешеләргә яхшылык теләүгә мәел барлыгын инкяр итәсез икән? Г.Рәхим. Авиациягә аны табигый мәел түгел, ә бәлки яшьлек романтикасы тарткан, дигән тәэсир бар иде ул чакта миндә. Р.Батулла 2. бәйл. функ. Нәрсәгәдер охшаш, тартым. [Йолдыз] үзенең карага мәел чәче, ак, нәфис һәм балкып торган йөзе --- белән бөтен авылның кешеләрен гаҗәпкә калдыра. Ш.Әхмәдиев 3. кис. функ., тарт. форм. мәйле. «Ихтыяры, үз ирке, теләгәненчә эшләсен» дигән мәгънәдә кулланыла. Иртән Мирали әкәгә әйткән идем, ул: «Хуп, мәйле!» – ди. Н.Әхмәдиев. Барыгызның да теләге шундый икән, хуп, мәйле, шунда күмегез алайса. Ф.Баттал. Хуп, мәйле, Иван Степанович! Ф.Абдуллин |