МӘДХИЯЧЕ и. 1) Мактап сөйләүче; мәдхия укучы. Тәнкыйтьчегә караганда мәдхияче куркынычрак. Р.Батулла. Ә былбылга – мәдхияче иткәч, Җырларына рөхсәт биргәч җиткән! Р.Рахман 2) Ода, мәдхия (2 мәгъ.) язучы. Мәдхияче шагыйрь халыкның караңгылыгыннан, наданлыгыннан зарлана. С.Алишев. Сатирик язучы белән мәдхияче шагыйрь бер йортта тора. Р.Батулла |