МӘДХИЯ и. гар. 1) Мактау сүзе. Фәйзи ага, Галия утырган өстәл почмагын сыпыргалап, аңа мәдхия яудыра: «Пылау өстендәге йөзем инде, валлаһи!» Г.Гомәр. Үзен тәкәбберлек дәрәҗәсендә горур тотуы, кемгәдер ялагайлану, мәдхия яудыру юлына төшмәве, дөресе – булдыра алмавы, Мәһдиевнең тормышын кыенлаштыра. Т.Галиуллин. Мәхәббәтнең мәңгелеге иксез-чиксез тормыш тантанасына мәдхия булып ишетелә. Р.Сверигин 2) әд. Кемнең дә булса шәхесен, аның эш-гамәлләрен, яшәешен мактау яки нинди дә булса тантана уңае белән иҗат ителә торган лирика жанры; ода. Ш.Маннур күмәкләшүдән соң язып ташлаган «Гайҗан бабай» кебек чат кызыл мәдхиянең (һәм аның дәвамының!) бу мәҗмугага да, шигырь антологияләренә дә керергә хакы юк, әлбәттә. А.Тимергалин. Якуб аганың алтмыш еллык бәйрәменә багышланган әдәби кичәдә шәкертләреннән берсе --- остазына карата ихлас ярату хисе белән сугарылган мәдхиясен укыган иде. М.Госманов. Аның [Акмулланың] Шиһабетдин Мәрҗани һәм башка бик күп затларга багышланган шигырь-касыйдә, мәдхия, мәрсияләрен --- замандаш-ватандашлары яттан белгән ---. Р.Әхмәт ◊ Мәдхия җырлау к. мәдхия уку. Аннары бу Китап кемгә дә булса мәдхия җырлау белән дә шөгыльләнми. А.Тимергалин. Сүз дә юк, бөек шагыйрь, әмма бит ул шаһларны гына данлаган. Аларга мәдхия җырлау өчен гомеренең өчтән берен биргән. Җ.Ильясов. Мәдхия уку Чамасыз мактау, күкләргә күтәрү. Менә хәзер ул кеше бизәнү бүлмәсенең ишеген шакыр. Керә-керешкә үк концертка мәдхия укыр, иң яраткан җырчым – Сез, дип, кулын үбәр. К.Кәримов. Ә бит чынлыкта, эшләпәләр сатучы менә шушы кибеткә кирәк иде мәдхия уку! М.Вәли-Барҗылы |