МӘДРӘСӘ и. гар. Мөселманнарда урта белем бирә торган мәктәп; дин әһелләре, мөгаллимнәр әзерләп чыгара торган урта яки югары уку йорты. Мәдрәсә бинасы кечерәк тә, искереп тә килә. Г.Галиева. Безнең Югары Колмаер авылында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган яшь егет имам вазифасын башкара. С.Шәрипов. Салихны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә биргәннәр иде, ул бик тырышып шунда белем эстәде. Р.Низамиев |