МӘДЕ’Х КЫЛУ к. мәдех итү. Бер гакыйль кемсәнә әйтте: «Мине мәдех кыйлсалар да, зәм кыйлсалар да бәйләнмимен, мәдех, зәм миңа бәрабәрдер», – диде. К.Насыйри. Пәйгамбәребез җыр һәм шигырьгә ул кадәр каршы булмаган, Рәсүлулланың шигырьне хурлау сүзләре генә түгел, мәдех кылган сүзләре дә бар бит югыйсә. А.Тимергалин. Ләкин бит аның [Мәсгуд абыйның] башка мәдех кылынырлык эшләре дә күп. Р.Кадыйров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә