МӘДЕХ и. гар. иск. Мактау. Аның Җан Баевичны мактап әйткән сүзләре – мәдех стихиясенә бирелеп китүнең классик үрнәге. Х.Миңнегулов. --- ә Миргазыймның мең кат ләгънәтләнгән һәм мең кат мәдех ишеткән әл-Куһел (алкоголь) тәэсирендә ялгыша язган чаклары гына булды. А.Тимергалин ◊ Мәдех әйтү к. мәдех итү. --- Олуг затлар белән ул Аллага күп-күп мәдех әйтте. М.Җәлил. Аны кире кагып, Тәңребезгә табыну, сыену, Аңа гозерләнү, ялвару, Аны олылау, мәдех әйтүгә бәйләнгән дини йолаларны үзең аңламаган ят телдә башкару гадәте ахирәткә әзерләнү өчен түгел, фани дөнья ихтыяҗыннан чыгып кертелгән. Р.Сафин |