МӘДӘНИЯТЛЕ с. 1. 1) Культуралы, укымышлы. – Ханым әфәнделәргә мәдәниятле ирләр беренче булып урын тәкъдим итәләр, – диде ул ярым шелтә белән. Г.Әпсәләмов. Мәдәниятле халыкларда талантлы шәхесләргә аеруча зур хөрмәт, ихтирам белән карыйлар. Т.Миңнуллин. Бу бит татарны дөньяга тагын бер кат олы милләт, акыллы, мәдәниятле милләт итеп таныту булыр иде. Р.Вәлиев 2) Алдынгы, цивилизацияле. Халкыбыз элек-электән шәһәр мәдәниятле милләт булган, Болгар, Биләр, Сарай, Казан калалары, андагы мәдәният, фән, сәнгать үсеше татарларны бөтен дөньяга таныткан. Татар, уян! 2. рәв. мәгъ. Мәдәният белән; мәдәнияткә нигезләнгән |