МӘДӘНИЯТ и. гар. 1) Җәмгыятьнең аерым бер үсеш этабында матди булмаган казанышларның, материаль һәм рухи кыйммәтләрнең кешеләр тормышында һәм үзара мөнәсәбәтләрдә иҗади чагылышы; культура. Сәйдәш үзенең күп кенә замандашлары белән мәдәният урамының зурысыннан – кызылыннан атлады. Р.Низамиев. Әгәр язучы үзенең әсәрендә алман тоткынлыгында әсир булып яткан татар шагыйрен тасвирлый икән, ул бу милләтнең әдәбиятына, тарихына, мәдәниятенә мөрәҗәгать итмичә булдыра алмый. Л.Шәех

2) Аерым халыкларның, милләтләрнең материаль һәм рухи кыйммәтләре. Тургай абый – безнең мәдәният йорты директоры. Ф.Яруллин. Кичәдән соң мин, җәлт кенә чыгып, мәдәният сараеның юан колонналары арасына постым. М.Галиев. Кичке якта мәдәният йортында халык белән очрашу буласы. Р.Батулла

3) Мәдәнилек, укыганлык, гыйлемлелек. Әнием минем заманына күрә алдынгы карашлы, мәдәнияткә омтылучы хатын иде. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә