МӘДӘНИЛӘШҮ ф. Культуралашу, мәдәни булып китү. XIX гасырның ахырларында бездә дә капитализм мөнәсәбәтләре ныгу һәм шуның нәтиҗәсендә европача мәдәниләшү башлану белән иске идеология акрынлап җимерелгән кебек, аның телендә дә яңару, үзенә күрә динчелектән милләтчелеккә таба авышу башлана. Җ.Вәлиди. Башка милләтләрнең тәрәккый вә мәдәниләшү юлына керү ысулларын үзебезнең милләткә яраклаштырырга теләп йөрде [Ш.Рәмиев]. Ф.Ибраһимова

Мәдәниләшә башлау Мәдәнилек билгеләре сизелү. Халык мәдәниләшә башлады

Мәдәниләшә төшү Тагын да мәдәниләшү

Мәдәниләшеп бару Вакыт үткән саен ныграк мәдәниләшү. Мәдәниләшеп бара торган милләтләр, Әхсән әфәнде, үлчәми-нитми тәкълит итмәскә тиешләр. И.Нуруллин

Мәдәниләшеп бетү Тәмам мәдәниләшү

Мәдәниләшеп җитү Тиешле дәрәҗәдә мәдәниләшү

Мәдәниләшеп килү Мәдәниләшә башлау; бераз мәдәниләшү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә