МӘДӘНИ с. гар. кит. 1) Мәдәнияткә бәйле, мәдәнияткә кагылышлы. Байлыкка ияреп, татарның рухи һәм мәдәни тормышы да бик кызу тәрәккый итә башлый. Ә.Еники. Каршылыклы тагын бер сорау туа: гасыр башында татарның матди һәм мәдәни хәле ничегрәк булган? Р.Фәйзуллин. Егерме еллык көрәшендә татар театры якты бер мәдәни коралга әверелде. Р.Низамиев 2) Культуралы, алдынгы. Мәдәни ул безнең авыл. Өйләремдә Фән нигезендә тукылыр, ди, чабата да. М.Җәлил. Ни әйтсәң дә, Норлат – мәдәнирәк, затлырак, алдынгырак авыл. Ә.Рәшит. Боларның һәр икесе дә мәдәни кеше гамәленә сыя торган нәрсәләр түгел иде. Ф.Садриев |