МӘГЫЙШӘТ и. гар. кит. Яшәеш, тормыш, көнкүреш, тереклек итү. Монда инде сәясәт аңкый: әйтерсең җөмһүрияттә татар дигән зур халык, аның мәгыйшәте юк. С.Хафизов. Көе киткән мәгыйшәтнең бәясе сукыр бер тиен. Л.Шагыйрьҗан. Мөселман мәгыйшәтендә генә түгел, кяфер мәгыйшәтендә дә күрелмәгән вәсвәсә бу! А.Хәлим |