МӘГЪФИРӘТ и. гар. Ярлыкау, кичерү, гафу итү. Башына гафу вә мәгъфирәт кидерде. К.Насыйри. Тагын бер хәдистә Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтә: «Рамазан аеның беренче ун көне – рәхмәт, икенче ун көне – мәгъфирәт, өченче ун көне – җәһәннәмнән котылу: кем бу айда үзенең малын сарыф итсә, Аллаһ аны уттан саклар». Дин вә мәгыйшәт. Күп гөнаһ эшләгән кеше, «Раббымның йөзенә карарлык хәлем калмады» дип, гөнаһка батмасын, шунда ук үкенеп сәҗдә кылсын, гафу һәм мәгъфирәт сорасын. Дога китабы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә